Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан аэропортындагы чикләүләр гамәлдән чыгарылды
Казан аэропортында һава судноларын кабул итү һәм җибәрүгә чикләүләр гамәлдән чыгарылды. Бу хакта Росавиация хәбәр итә.
Моннан тыш, Чабаксар аэропортындагы вакытлыча чикләүләр дә гамәлдән чыгарылган. Тамбов, Владикавказ, Грозный, Магас, Түбән Новгород һәм Волгоград аэропортлары әлегә ябык.
Чикләүләр гамәлдә булган чорда Казанга рейс башкарган бер самолет запас аэродромга җибәрелгән.
Идел буе транспорт прокуратурасы мәгълүматлары нигезендә, Казан аэропортында Екатеринбург, Мәскәү, Санкт-Петербург, Әстерхан, Уфа һәм Хургадага очучы авиарейслар тоткарланган.
Аэропортка Татар транспорт прокуроры ярдәмчесе килде. Пассажирлар өчен мобиль кабул итү бүлмәсе оештырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз