news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан аэропортында халыкара пассажирлар агымы 31 процентка арткан

Казан аэропортында халыкара пассажирлар агымы 31 процентка арткан
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

2026 елның I кварталында Татарстан башкаласы аэропортында халыкара пассажирлар агымы 31 процентка артты – 295 413 авиапассажирдан 387 090 га кадәр. Бу хакта Татарстан таможнясы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шул ук вакытта халыкара рейслар саны 21 процентка арткан: узган елның I кварталында, 2025 елда 1799 дан 2026 елның шул ук чорында 2188 гә кадәр.

Пассажирлар агымының төп артуы Мисыр, Сербия һәм Кытай кебек юнәлешләрдә күзәтелде, дип ачыклык керттеләр матбугат хезмәтендә.

Карала торган чорда Казан аэропортының маршрут челтәре барлыгы 25 халыкара юнәлешне үз эченә алган: Төркия (Анталья һәм Истанбул), Шри-Ланка (Маттала), Төрекмәнстан (Ашхабад), Сербия (Белград), Таҗикстан (Дүшәнбе һәм Хуҗанд), Берләшкән Гарәп Әмирлекләре (Дубай, Шарджа, Рас-эль-Хайма һәм Абу Даби), Мисыр (Хургада һәм Шарм-әл-Шәех), Таиланд (Пхукет), Үзбәкстан (Ташкәнт, Фергана, Сәмәрканд һәм Наманган), Грузия (Тбилиси), Һиндстан (Гоа), Кытай (Шанхай һәм Санья), Күвәйт – Согуд Гарәбстаны (Мәдинә), Вьетнам (Камрань һәм Фукуок).

news_right_1
news_right_2
news_bot