news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан аэропортында вакытлыча кертелгән чикләүләр гамәлдән чыгарылды

Казан аэропортында вакытлыча кертелгән чикләүләр гамәлдән чыгарылды
Фото: © «Татар-информ»

Казан аэропортында самолетларны җибәрү һәм кабул итүгә карата кертелгән вакытлыча чикләүләр гамәлдән чыгарылды, дип хәбәр итә Росавиация.

Билгеләп үтелгәнчә, чикләүләр гамәлдә булган чорда Татарстан башкаласына рейс ясаган алты самолет запас аэродромнарга «киткән».

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Казан аэропортында вакытлы чикләүләр аркасында берничә дистә рейсның тоткарлануы хакында хәбәр иткән иде. Республика территориясендә иртәнге 4:47 сәгатьтән «пилотсыз очкычлар һөҗүм итү куркынычы» режимы гамәлдә булды, шуңа бәйле рәвештә мобиль интернет эшендә өзеклекләр булуы ихтимал.

news_right_1
news_right_2
news_bot