Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан аэропортында Уникаль осталык үзәге вәкиллеген ачарга планлаштыралар
Казан аэропортының яңа терминалында Уникаль осталык үзәгенең вәкиллеген ачарга планлаштыралар, анда Татарстан һөнәрчеләренең эшләнмәләре тәкъдим ителәчәк. Бу хакта журналистларга матбугат конференциясендә «Татарстан Республикасы креатив индустрияләрне үстерү үзәге» генераль директоры Ранко Тепавчевич сөйләде.
Аның сүзләренчә, аэропортта осталарның эшләрен тәкъдим итү республика кунакларын Татарстанның мәдәни мирасы һәм җирле һөнәрчеләр эшләнмәләре белән таныштыру өчен тагын бер мөмкинлек булачак.
Уникаль осталык үзәгенең PR-хезмәтендә ачыклык кертүләренчә, хәзер аэропорт территориясендә мастер-класслар оештыру турында сөйләшүләр алып барыла. Пассажирлар һөнәрләр белән таныша һәм үз куллары белән сувенирлар ясый алачак.
PR-хезмәттә дәресләр форматы, аларның бәясе һәм эшләтеп җибәрү вакыты әлегә билгеләнмәгән, дип өстәделәр. Ахыргы карарлар тиешле килешүләр тәмамланганнан соң кабул ителәчәк.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз