news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Казан» аэропортында Тукай образы урын алачак

ТР Иҗтимагый палатасы утырышында аэровокзал комплексларын рәсмиләштерү алымнары һәм концепцияләре каралды.

«Казан» аэропортында Тукай образы урын алачак
архив

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Иҗтимагый палатасында «Казан» һәм «Бигеш» халыкара аэропортларының аэровокзал комплексларында Г.Тукай һәм Н.Лемаев образлары  чагылдырылачак. Әлеге эшләрне башкару турында оештыру комитеты утырышы узды. Киңәшмәне республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин һәм Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин үткәрде.

Киңәшмәдә аэропортлар тарафыннан тәкъдим ителгән исемнәр нигезендә аэровокзал комплексларын рәсмиләштерү алымнары һәм концепцияләре каралды.

«Казан аэропортында Габдулла Тукай тормышы чагылдырылачак, ә «Бигеш»тә Татарстанның сәнәгать потенциалына - Кама аръягы төбәгенең үсешенә һәм бу Николай Лемаевның роленә басым ясарга планлаштырыла», - диелгән матбугат хезмәте хәбәрендә.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге эшләр республика гражданнарының төрле категорияләре фикерен исәпкә алып эшләнәчәк. Әлеге идеяне тормышка ашыру өчен архитекторлар, тарихчылар, журналистлар һәм теләгән гражданнарны җәлеп итеп, иҗтимагый фикер алышу оештырылачак.

  • Ил аэропортларына ватандашларыбызның исемнәрен бирү буенча «Россиянең бөек исемнәре» дигән киңкүләмле конкурс узган ел ахырында узды. Финалда Татарстанның ике халыкара аэропорты өчен 193 меңгә якын тавыш бирелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot