news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан аэропортында Тукай иҗатына багышланган рәсем күргәзмәсе ачылды

Казанда аэровокзал комплексын бизәүдә бөек татар шагыйре Габдулла Тукай исемен визуальләштерүгә багышланган иҗади бәйгегә нәтиҗә ясадылар.

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). 12 гыйнварда «Казан» аэропортында аэровокзал комплексын бизәүдә бөек татар шагыйре Габдулла Тукай исемен визуальләштерү буенча балалар һәм яшьләр арасында үткәрелгән иҗади эшләр бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләделәр. Конкурсантларның иң яхшы эшләрен махсус оештырылган күргәзмәдә һәм аэропортның беренче терминалы мониторларында күрергә мөмкин. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.

Бәйге 5-7 яшьлек балалар, I-IV, V-VIII, IX-XI сыйныф укучылары, 17 яшьтән узган егетләр һәм кызлар арасында үткәрелде. Жюри әгъзалары 100дән артык яшь рәссамның эшен бәяләде.

«Яшь рәссамнарны ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров котлады. Балаларга «Казан» халыкара аэропорты дипломнары һәм бүләкләр тапшырылды. Алар өчен шулай ук аэропорт буйлап экскурсия оештырылды һәм чәй табыны әзерләнде», - диелә министрлык хәбәрендә.

Узган елның декабрь аенда Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы һәм «Казан» халыкара аэропорты ярдәмендә балалар арасында рәсем бәйгесе үткәргән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100