news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан аэропортында террорчылар сафына кушылырга теләгән ир-атны тоткарлаганнар

Халыкара террорчылык оешмасы эшчәнлегендә катнашу өчен чит илгә чыгарга ниятләгән Чувашиядә яшәүче 52 яшьлек ир-атка карата җинаять эше кузгатылды. Бу хакта ТАСС агентлыгы Россия Федераль иминлек хезмәтенең республика буенча идарәсенә сылтама белән хәбәр итә.

Көч структуралары версиясе буенча, ир-ат мессенджерда террорчылык оешмасы вәкиле белән язышкан һәм шул оешмага кушылырга теләвен белдергән.

Ул теләген тормышка ашыру нияте белән Казан халыкара аэропортына килгән, һәм аны шунда тоткарлаганнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot