news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан аэропортында Си Цзиньпинны Россия һәм Кытай флаглары белән 300 кеше озатты – видео

Казан аэропортында Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпинны озатырга 300 кеше: Татарстан башкаласында укучы кытай студентлары белән бергә «Бердәм Россиянең Яшьләр гвардиясе» активистлары җыелды.

«Яшь гвардия» матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, яшьләр кытай лидерын Габдулла Тукай исемендәге «Казан» Халыкара аэропортыннан чыгу юлында һәм «Мираж» кунакханәсе янында озаткан. Озатып калучылар ике илнең дә флагларын тоткан.

«Республикабызга бик күп делегация һәм кунак җыйган БРИКС саммитының бүген Казанда ахыргы көне. Татарстан Республикасының «Яшь гвардия» активистлары Кытайдан килеп укучы студентлар белән бергә рәис Си Цзиньпин җитәкчелегендәге Кытай делегациясен озату өчен аэропортка килде.

Мондый тарихи вакыйганың Казанда узуына без ихлас шат һәм Казан декларациясе кысаларында кабул ителгән карарлар дөньякүләм берләшмә үсешенә йогынты ясар дип өметләнәбез. Без Кытай делегациясен матур итеп каршы алу һәм озату кебек мөһим бурычка студентларны һәм активистларны алдан ук әзерләдек, мондый мөһиме эшне ышанып тапшырулары безнең өчен зур дәрәҗә.

Чынлыкта да, дус яшәү һәм татулык рухы хөкем сөрә. Кытай студентлары һәм безнең активистлар яхшы аралаша һәм төрле мәсьәләләр турында фикерләшә, бу да позитив вазгыять тудыра. Безнең берләшә алуыбыз чыннан да бик шәп, алга таба да уртак идеяләрне тормышка ашыруны планлаштырабыз», – диде Татарстан Дәүләт Советы депутаты, «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе»нең Татарстан төбәк бүлекчәсе җитәкчесе Руслан Шиһабетдинов.

«Яшь гвардия» матбугат хезмәте видеолары

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100