news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан аэропортында Шанхай хезмәттәшлек оешмасы генераль секретарен каршы алдылар

Казан аэропортында Шанхай хезмәттәшлек оешмасы генераль секретарен каршы алдылар
Фото: фотохост-агентство brics-russia2024.ru

Казанга Шанхай хезмәттәшлек оешмасы генераль секретаре Чжан Мин килде, дип хәбәр итә «Татмедиа» телеграм-каналы. Ул 22-24 октябрьдә узачак БРИКС саммитында катнашачак. Аэропортта кунакны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каршы алды.

Аэропорт бинасында Шанхай хезмәттәшлек оешмасы генераль секретаренә чәкчәк һәм икмәк белән тоз тәкъдим иттеләр.

  • БРИКС берләшмәсенә 2006 елда нигез салына. Анда Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка, Гарәп Әмирлекләре, Иран, Мисыр һәм Эфиопия керә. 2024 елда БРИКСта рәислек итү хокукы Россиягә күчте. Казанда узучы БРИКС саммиты – берләшмәдә катнашучы илләр башлыкларының 16нчы очрашуы. Саммитта оешманың барлык әгъзаларының мәнфәгатьләренә туры килә торган бик күп икътисади мәсьәләләр буенча фикер алышу планлаштырыла.
  • БРИКСның 16нчы саммиты Казанда 22- 24 октябрьдә була. Анда 33 дәүләт вәкиле катнашуын раслады. Владимир Путин аның кысаларында 15тән артык ике яклы очрашу үткәрергә җыена. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мондый дәрәҗәдәге вакыйганы үткәрү – республика өчен зур мәртәбә һәм җаваплылык. Республика башкаласы мэры Илсур Метшин ул көннәрдә шәһәрнең 20 меңгә якын кунакны кабул итәчәген әйтте.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100