news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан аэропортында самолетларны кабул итүгә һәм чыгаруга чикләүләр гамәлдән алынды

Казан аэропортында самолетларны кабул итүгә һәм чыгаруга чикләүләр гамәлдән алынды
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Казан аэропортында вакытлыча чикләүләрне гамәлдән чыгардылар. Бу хакта Росавиация хәбәр итә.

Чикләүләр гамәлдә булган вакытта запас аэродромнарга Татарстан башкаласына рейслар башкарган 11 самолет «китте».

Искәртик, 08.54 сәгатьтә Казан һәм Түбән Кама аэропортларында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы турында игълан итте.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, 6.26 сәгатьтән республикада БПЛА һөҗүме куркынычы игълан ителде. Шул сәбәпле, мобиль интернет белән вакытлыча өзеклекләр барлыкка килергә мөмкин, диелгән иде.

Казан аэропортында очышларга чикләүләр өч самолетны запас аэродромнарга утыртырга мәҗбүр итте. Бу хакта Nordwind Airlines авиакомпаниясе Телеграм-каналда хәбәр итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot