news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан аэропортында холералы пассажир килү ихтималын күздә тоткан өйрәнүләр уздырылды

Казан аэропортында холералы пассажир килү ихтималын күздә тоткан өйрәнүләр уздырылды
Фото: © «Татар-информ», Эвелина Киселёва

«Казан» халыкара аэропортында Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе өйрәнүләре башланды. Укуларда уннан артык министрлык, ведомство һәм учреждение катнаша.

Өйрәнүләр хикәясе буенча Казан аэропортына Таиландтан 345 пассажир һәм 12 экипаж әгъзасы белән самолет килгән. Казанга төшәр алдыннан һава судносы командиры бортта холера билгеләре булган авыру булуын хәбәр итә.

Фото: © «Татар-информ», Эвелина Киселёва

Аэропортта эпидемиягә каршы чараларны эшкәртү буенча ведомствоара тактик-махсус күнегүләр хезмәтләрнең штаттан тыш хәлгә никадәр тиз һәм төгәл әзер булуын тикшерү өчен ел саен үткәрелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot