news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан аэропортында очышларга чикләүләрне бетерделәр

Казан аэропортында очышларга чикләүләрне бетерделәр
Фото: © «Татар-информ»

Казанда Мәскәү вакыты белән 07: 30 сәгатьтә аэропорт эшенә чикләүләрне бетерделәр, дип хәбәр итте Росавиация.

Исегезгә төшерәбез, иртән Росавиациядә Казан аэропортының вакытлыча ябылуы турында хәбәр иттеләр. Бүген шулай ук Ульяновск аэропортын куркынычсызлык өчен яптылар. Мәскәү вакыты белән 07:00 сәгатьтә Ульяновск (Баратаевка) аэропортында очкычларны кабул итү һәм чыгаруга чикләүләр алынды.

Кичә Татарстанның бөтен территориясендә пилотсыз очкычлар һөҗүме куркынычы турында кисәтү гамәлдә булды. 9: 44 сәгатьтә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми кушымтасында кисәтүне кабат җибәрделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot