news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан аэропортында Мөхәммәд пәйгамбәрнең ядкарьләрен каршы алдылар

Казан аэропортында Мөхәммәд пәйгамбәрнең ядкарьләрен каршы алдылар
Владимир Васильев

Казанның халыкара аэропортында Мөхәммәд пәйгамбәрнең (сәлаллаһу галәйһи вәсәллам) һәм аның сәхабәләренең чын ядкарьләрен тантаналы рәвештә каршы алдылар. Татарстанга раритетларны Дагестаннан махсус рейс белән алып килделәр.

Уникаль экспонатлар Болгарда «Изге Болгар жыены» бәйрәме вакытында күрсәтеләчәк. Ядкарьләрне Болгарга кортеж белән алып барачаклар һәм, изге әйберләрне теләге булган һәркем күрә алсын өчен, бары тик 2 көн генә күрсәтергә куячаклар.

«Изге Болгар жыены» бәйрәме Болгарда 1989 елдан бирле үткәрелә, ул 922 елда Идел буе Болгар халкының дәүләт дине буларак ислам динен кабул итүләре истәлегенә оештырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot