Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан аэропортында күп күләмдә тәмәке белән тотылган ир-ат таможня хезмәткәренә ташланган
Казан аэропортында таможня контроле вакытында Төркиядән кайткан ир-ат таможня хезмәткәренә һөҗүм иткән. Россиягә чит илдән тәмәке кертүгә кагылышлы тыюларны һәм чикләүләрне бозган өчен җаваплылыктан ир-ат шул рәвешле – җәнҗал куптарып качарга тырышкан.
Нәтиҗәдә, таможня хезмәткәренең бармагы сынган. Гауга чыгарган ир-атка карата җинаять эше кузгатылга. Аңа хакимият вәкиленә һөҗүм иткән өчен гаеп белдерелгән. Тикшерү бара. Бу хакта Татарстан таможнясы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Искәртеп үтәбез, хакимият вәкиленә һөҗүм иткән өчен каралган максималь җәза – ун елга кадәр иректән мәхрүм итү.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз