news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан аэропортында карантиндагы 28 килограмм продукция йолып алынган

Авиапассажирларның багажында җиләк-җимеш, чикләвекләр, ярмалар, тәмләткечләр табылган

(Казан, 9 гыйнвар, “Татар-информ”). Казан аэропортында карантинда булган 28 килограмм продукция табылган, дип хәбәр итә Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе сайты.

“Казан” халыкара аэропорты” ААҖдә Үзбәкстан һәм Таҗикстанннан килгән авиапассажирларның багажын тикшергәндә, карантинда булган һәм Россия территориясенә кертү тыелган киптерелгән җиләк-җимеш, сусыл җиләк-җимеш, чикләвекләр, ярмалар һәм тәмләткечләр табыла.

Конфискацияләнгән товар яндыру юлы белән юкка чыгарылган.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot