news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан аэропортында кабат рейслар тоткарлана

Казан аэропортында кабат рейслар тоткарлана
Фото: © «Татар-информ»

Казан аэропортында кабат авиарейслар тоткарлана. Бу хакта онлайн-табло мәгълүматларыннан күренә. Түбәндәге рейслар тоткарланган:

– Казаннан Сочига: очыш 16:40 сәгатькә күчерелгән;

– Казаннан Мәскәүгә: очыш 12:20 сәгатьтән киләсе көнгә 02:25 сәгатькә күчерелгән.

Шулай ук Новосибирскига, Санкт-Петербургка һәм Ошка (Кыргызстан) рейслар тоткарлана.

Моннан тыш, Иркутск, Красноярск, Мәскәү, Сочи, Санкт-Петербург һәм Новосибирск шәһәрләреннән самолетлар очып килү тоткарлана.

Кичә Россия Транспорт министрлыгында хәбәр итүләренчә, Росавиация белән бергә илнең төрле төбәкләрендә вакытлыча барлыкка килә торган чикләүләр шартларында аэропортларның эшен контрольдә тотуны дәвам итәләр.

«Вазгыять белән идарә итеп була, Россиянең авиатранспорт системасы үз эшенә тышкы тыкшынуларны хәл итеп килә. Авиаоешмаларның әлеге шартларда эшләү өчен ресурслары җитәрлек», – диделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot