Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казан аэропортында Иран кешесендә пистолет патроны тапканнар
Таможня хезмәткәрләре Татарстан башкаласыннан Тегеранга очарга җыенган ир-ат багажында сугыш кирәк-яраклары тапканнар.
(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Казан аэропортында Иран кешесендә пистолет патроны тапканнар. Бу хакта Татарстан таможнясы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Таможня хезмәткәрләре Татарстан башкаласыннан Тегеранга очарга җыенган ир-ат багажында сугыш кирәк-яраклары тапкан.
Экспертлар бәяләве буенча, патрон Макаров, Стечкин пистолетлары, «Кедр», «Кипарис» пистолет-пулеметы өчен туры килә.
Таможняда билгеләп үткәнчә, сугыш кирәк-яракларын чит илгә законсыз алып чыгу өчен җинаять җаваплылыгы каралган. Материал Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан Транспортта линия идарәсенә тапшырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз