news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан аэропортында «Хезмәт кешеләре» күргәзмәсе эшли башлаячак

Күргәзмә Татарстанда эшче һөнәрләр елына һәм һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатына багышлана.

(Казан, 15 август, "Татар-информ). 16нчы августтан Г.Тукай исемендәге Казан халыкара аэропортында «Хезмәт кешеләре» күргәзмәсе эшли башлаячак. Бу турыда Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Экспозицияне 31нче августка кадәр күреп булачак.

Күргәзмә Татарстанда эшче һөнәрләр елына һәм һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатына багышлана. Экспозициягә Казанның яшь рәссамы Руслан Ибраһимовның 20 эше кергән. Аларның һәркайсында төрле һөнәр ияләре образлары сурәтләнгән.

«Хезмәт кешеләре» күргәзмә проекты Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм «Вершина» музей ширкәте ярдәмендә оештырылды.

Экспозиция Казан халыкара аэропортының 1А терминалында 16нчы августта 11.00 сәгатьтә ачылачак, диелгән әлеге хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100