news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан аэропортында хәбәрләрдә инде 5 ел бер үк хаталар кабатлана – Ринат Мөхәммәдиев

Бу бит үзебезнең телдән көлү, моның өчен җитәкчеләрне гаепләү җитми, дип саный язучы.

(Казан, 20 март, «Татар-информ», Алёна Низамова). Язучы Ринат Мөхәммәдиев Казан аэропортында мәгълүматларны хәбәр итү сервисындагы хаталарны телдән көлү дип саный. Бу хакта ул «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының «Ком сәгате» тапшыруында белдерде.

«Мин ай саен диярлек Казанга кайтам, Казан аэропортыннан Мәскәүгә очам, башка җирләргә дә очыла. Шушы самолетның килүе һәм китүе турындагы хәбәр инде соңгы 5 елда бер ук хаталарны кабатлый. Югыйсә, бик күпләребез оча моннан. Тел дип, үзебезнең мәдәният дип сөйләүчеләр дә оча торгандыр. Нигә шуны төзәтү юк? Бу бит үзебезнең телдән көлү. Моның өчен беренче җитәкчеләрне гаепләү җитми. Бу эш өчен җаваплы кешеләр бар. Шулар беренче чиратта бу турында уйларга тиеш», – дип республикада татар теленә булган мөнәсәбәтне тәнкыйтьләде Ринат Мөхәммәдиев.

Аның фикеренчә, Мәскәүнең бер өлкәдә дә ачыктан-ачык тыюы юк: беркем дә аяк терәп, татар телендә сөйләшмәгез дип тә әйтми, укытмагыз дип тә әйтә алмый.

«Мәскәү гаепле дип зарлану – иң җиңел юл. Без бөтен әйберне: әнә, Мәскәү кыса, шуңа күрә безнең әдәбият үсми, телебез бетә, мәктәпләребез ябыла, дибез. Сөйләү генә буш. Бүген Мәскәү җитәкчелеге белән эшләп була», – дип белдерде ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100