Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан аэропортында Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган чаралар уза
Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу һәм Россия халыклары бердәмлеге елын бәйрәм итү уңаеннан татар әдәбияты классигы исемен йөртүче Казан аэропортында мәдәни чаралар сериясе уза. «Тукай атналыгы» кысаларында Татарстан башкаласында яшәүчеләр һәм кунаклар бөек татар шагыйре мирасы белән таныша ала, дип хәбәр итә ТР Милли музееның матбугат хезмәте.
«Аэропорт һәм музейның уртак чаралары программасында Габдулла Тукай әкиятләре темасына балалар рәсемнәре күргәзмәсе. Яшь рәссамнар Тукайның әкият сюжетларын тәкъдим иттеләр. Күргәзмә эше беренче терминалда 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк», – дип билгеләделәр матбугат хезмәтендә.
Рейсларга теркәлү зонасында һәм «Габдулла Тукай» самолеты янындагы перронда Казан федераль университетының «Бәйрәм» фольклор вокаль-инструменталь ансамбле һәм «Мизгел» яшьләр театры коллективлары чыгыш ясады.
Аэропортның иҗтимагый зоналарында 30 апрельгә кадәр Тукайның тормышы һәм иҗаты турында документаль һәм анимацион фильмнар трансляцияләнәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз