Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан аэропортында Эбола бизгәге буенча куркынычсызлык чараларын катгыйлаттылар
Авыру таралу белән бәйле вазгыять Казан авиахезмәт күрсәтүчеләрдә шөбһә уята
(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Казан аэропортында Эбола бизгәге буенча куркынычсызлык чараларын катгыйлаттылар.
Бу хакта интерактив матбугат конференциясендә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсенең территорияне санитария мәсьәләсендә саклау бүлеге җитәкчесе урынбасары Линар Сәләхов белдерде. Аның сүзләренә караганда, Казан аэропортында эпидемиология контроле буенча аеруча куркыныч инфекциядән, шул исәптән Эбола вирусы китереп чыгарган бизгәктән кисәтүдән гыйбарәт. Авыру Көнбатыш Африкада - Либерия, Сьерра-Леоне, Гвинеядә таралган. АКШ, Испания һәм Германиядә аерым очраклар теркәлгән.
Бу вазгыять Казан авиахезмәт күрсәтүчеләрдә шөбһә уята. Әмма, Сәләхов ассызыклавынча, Көнбатыш Африкадан Россия һәм Татарстан территориясенә туры рейслар ясалмый, әмма Европа, Төньяк Африка һәм Азия аша транзит авиахезмәт күрсәтелә. Шуңа күрә агымдагы елның апреленнән Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт тарафыннан авыру һәм аның билгеләре турында методик тәкъдимнәр нәшер ителде. Россия территориясенә бизгәк керүне кисәтүгә юнәлдерелгән эпидемиология чаралары комплексы билгеләнде.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре дә бу документ белән таныштырылды. Ведомство, әгәр Татарстанга Эбола бизгәген йоктырган кеше килгән очракта төгәл чаралар планын эшләргә тиеш, дип билгеләп үтте, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе түрәсе.
Россиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда, Татарстан отышлырак хәлдә. Эбола вирусына каршы вакцина эшләнә башлауга гына карамастан, ТР да махсус сыворотка һәм иммуноглобулин бар: алар ярдәмендә авыруга беренче ярдәм күрсәтү мөмкин.
"Казан" халыкара аэропорты Россия Куркынычсызлык хезмәтенең Чик сагы хезмәте белән ныклы элемтәдә. Әгәр паспорт контроле вакытында берәр кешенең Көнбатыш Африка илләрендә булуы ачыклана икән, аны 21 көнлек медицина күзәтүе астына алалар.
“Эбола бизгәге вазгыяте глобаль киңлек ала. Без октябрьдә куркыныч вирус йоктырган авиапассажир килер дип көткән идек. Бәхеткә, бу хәл булмады”, - дип белдерде Сәләхов.
Әмма тынычланырга иртәрәк әле – бу хәл Татарстанда ноябрьдә булырга мөмкин.
Моны белән бәйле рәвештә, журналистларга табиблар һәм аэропорт хезмәткәрләре өчен бер тапкыр кулланылышлы һәм күп кулланылышлы дезинфикцион костюмнар күрсәттеләр.
Журналистлар, шулай ук, инфекцион авыруларны кисәтүне һәм пассажирларны тикшерүне контрольда тоту системасын да күрде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз