news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан аэропортында, дроннар һөҗүм итү куркынычы сәбәпле, «Келәм» планы игълан ителде

«Татар-информ» агентлыгына билгеле булганча, 12.45 сәгатьтә Казан аэропортында, пилотсыз очкычлар һөҗүм итү куркынычы сәбәпле, «Келәм» планы игълан ителде.

Росавиациядә белдерүләренчә, Казан аэропортында иминлекне тәэмин итү максатыннан һава судноларын кабул итү һәм җибәрүгә янә чикләүләр кертелде. Ведомствоның Telegram-каналында шул хакта мәгълүмат чыкты.

Бүген иртән Татарстан авиация өчен ябылды: башта 7.30 сәгатьтә Казан аэропортында рейсларны кабул итүдән туктадылар, 8.00 сәгатьтә Бигеш аэропортын да яптылар. 10.00 сәгатьтә Казан аэропорты нормаль эш режимына кайтты, ә 11.06 сәгатьтә Түбән Камада да чикләүләр гамәлдән чыгарылды. Бер сәгатьтән соң, 12.10 сәгатьтә, иминлекне тәэмин итү максатыннан Бигеш аэропортын яңадан ябарга туры килде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100