news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Казан” аэропортында дөньядагы иң зур очкыч белән таныштырдылар

412 тонналык әлеге очкыч 525 пассажир сыйдыра ала.

“Казан” аэропортында дөньядагы иң зур очкыч белән таныштырдылар
Михаил Захаров

(Казан, 15 август, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Бүген “Казан” халыкара аэропортына “Россия” авиакомпаниясенең Boeing 747-400 очкычы килде. Башкалардан аермалы буларак, ул дөньядагы иң зур очкыч булып санала. “Казан” аэропорты уздырган экскурсиядә үзенчәлекле очкыч белән “Татар-информ” хәбәрчесе дә танышып кайтты.

Стюардесса Гөлнур әлеге очкычның Көньяк Сахалинск исемен йөртүен әйтте. “Игътибар итсәгез, очкычның борынына Амур юлбарысы рәсеме төшерелгән, шуңа күрә очкычның икенче исеме – “Тигролёт”. Быелның сентябрь аенда аңа өч ел булачак. Икенче палубында азрак урын, шуңа да тыштан бөкре булып күренә. Очкычны шуннан аералар”, - диде ул.

Гөлнур ханым әлеге очкычның үзенчәлекләрен аерым санап үтте. “Очкыч ике палубалы, дүрт двигателе бар. 525 урын сыйдыра. Озынлыгы – 71 м, биеклеге – 19,6 м, киңлеге – 6 м. Очкыч канатының киңлеге – 64 м. Буш килеш 180 тонна, ә халык белән тулы очкыч 412 тонна тәшкил итә. Максималь тизлеге – 950 км/сәг. 14 мең км ераклыкка кадәр оча ала. Бу чыннан да гигант-очкыч. Хәрәкәт итәр өчен дә җайлы”, - диде стюардесса.

“Безнең мондый очрак та булганы бар: ата-аналар балаларын югалтып, ярты сәгать буена очкыч буйлап эзләп йөрделәр. Таба алмагач, безгә мөрәҗәгать иттеләр, безгә инде микрофоннан әйтергә туры килде һәм балалар табылды”, - дип сөйләде стюардесса Гөлнур.

“Россия” авиакомпаниясе вәкиле Юрий Курбатов бүгенге көннән алып “Казан” аэропорты Boeing 747-400 очкычын кабул итә башлавын белдерде. “Әлеге очкычка юлбарыс рәсеме 2016 елда табигатьтә сирәк калган Амур юлбарыслары хөрмәтенә төшерелгән иде. Бу очкыч беренче тапкыр 1969 елда оча. Ул вакытта кешеләрсез һәм йөксез очкыч егерме сәгать буена бертуктаусыз оча”, - дип аңлатты ул.

Алга таба журналистларны экскурсовод Виктор Гафаров аэропорт терминалы белән таныштырды. “2013 елда без киләчәктә ике миллион кеше очар дип планнар корган идек. Казан аэропортында узган ел 3 141 800 кеше кабул ителде, ә быел шул саннан 123 меңгә күбрәк. Аэропорт үсә. Тарихка кагылсак, ТАССР җитәкчеләре Әрхәрәй тавында 1923 елда аэродром төзү өчен 46 дисәтинә җир һәм акча бирә”, - диде ул.

“Казан” аэропортында агент булып эшләүче Адилә Котлызаманова очкычны иң ышанычлы транспорт дип санавын әйтте. “Төрле хәлләр бар: пассажирларга да ярдәм итәбез, һава торышы бозылганда да очкычлар аэропортка төшәргә мәҗбүр була. Авыр мәсьәләдән тиз генә чыгу юлларын табабыз. Иң мөһиме – пассажирны тынычландыру. Очкычта очарга яратам. Еш кына чит ил кешеләре белән дә аралашам, профессиям ошый”, - ди ул.

Экскурсия ахырында журналистлар һәм балалар очып китү һәм җиргә төшү полосасында очкычларны озатты, Янгын сүндерүчеләр бүлеге хезмәткәрләре белән очрашты һәм истәлеккә фотога төште.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100