news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан аэропортында чит ил гражданнарының биометриясен җыярга телиләр

Россия Эчке эшләр министрлыгы Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Мәскәү аэропортындагы кебек үк, Казан аэропортында да Россиягә килүче чит ил кешеләренең биометрик мәгълүматларын җыюны кертү инициативасын хуплады. Бу хакта Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Идел буе федераль округы төбәкләрендә дәүләт миграция сәясәтен һәм мигрантларның социаль-мәдәни адаптациясен гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча Совет утырышында Россия Эчке эшләр министрының беренче урынбасары Александр Горовой хәбәр итте.

«Узган елның 1 декабреннән Мәскәүнең өч аэропортында һәм Оренбург өлкәсенең «Маштаково» автомобиль пунктында Белоруссиядән килгән барлык гражданнардан һәм дипломатлардан биометрия алу гамәлгә ашырыла. Без тәҗрибәне киңәйтү мәсьәләсен тикшерүгә чыгардык, шулай ук Татарстан рәисе Рөстәм Миңнехановның бу эшне беренче чиратта Казанда дәвам итәргә дигән мөрәҗәгатен хуплыйбыз», – диде ул.

1 декабрьдән бирле 2 миллионнан артык биометрик мәгълүмат үрнәге җыелган. Эзләүдә булган, яки Россия территориясенә керүе тыелган 11 мең кешенең шәхесе ачыкланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100