news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан аэропортында чикләүләр гамәлдән чыгарылды

Казан аэропортында һава судноларын кабул итү һәм озатуга карата кертелгән чикләүләр гамәлдән чыгарылды. Росавиациянең рәсми вәкиле шулай дип белдерде.

«Казан аэропортында Мәскәү вакыты белән 10.00 сәгатьтән һава судноларын кабул итү һәм озатуга карата кертелгән чикләүләр гамәлдән чыгарылды», - диелә хәбәрдә.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы «Казан» халыкара аэропорты эшендәге вакытлы чикләүләр турында хәбәр иткән иде. Чикләүләр очышларның иминлеген тәэмин итү максатыннан кертелде, дип өстәделәр Росавиациядә.

news_right_1
news_right_2
news_bot