Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан аэропортында чикләүләр аркасында дистәләгән авиарейс тоткарлана
Казан аэропортында вакытлы чикләүләр кертелү сәбәпле берничә дистә рейс тоткарлана.
Онлайн-табло буенча, тоткарлыклар Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи һәм Камрань кебек шәһәрләргә юл тотачак самолетларга кагыла.
Моннан тыш, Казанга Мәскәү, Санкт-Петербург, Новосибирск, Сочи, Камрань һәм Тбилисидан якынча 13 һава судносының килүе тоткарлана.
Элегрәк Казан аэропортында пилотсыз очу аппаратлары һөҗүм итү куркынычы аркасында «Келәм» планы кертелүе хакында язган идек. Республика территориясендә иртәнге 4.47 сәгатьтән «пилотсыз очкычлар һөҗүм итү куркынычы» режимы гамәлдә, шуңа бәйле рәвештә мобиль интернет эшендә өзеклекләр булуы ихтимал.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз