Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан аэропортында буран аркасында берничә рейсны тоткарлаганнар
Бүген Казан аэропортында буран аркасында берничә рейсны тоткарлаганнар. Шуның белән бергә, аэропорт гадәти режимда эшли, җир өсте хезмәтләре очыш полосасында самолетларның очып китүе һәм төшүе өчен уңайлы шартлар тәэмин итә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына «Казан» Халыкара аэропортының матбугат секретаре Гадел Гатауллин хәбәр итте.
«Шул ук вакытта, катлаулы метеорологик шартлар (җилнең тизлеге урыны белән секундына 15 метрга кадәр җитә) аркасында, шулай ук самолетларны күккә күтәрелер алдыннан боз белән каплануга каршы сыеклык белән эшкәртергә туры килгәнлектән, берничә рейс тоткарланды», - дип белдерде ул.
Моннан тыш, аэропортта билгеләп үтүләренчә, мондый һава шартларында экипаж командирлары очкычны җиргә утырту турында мөстәкыйль рәвештә карар кабул итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз