news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан аэропортында БПЛА куркынычы аркасында 11 рейс тоткарланган

Казанда пилотсыз очкычлар аркасында 11 рейс тоткарлана. Бу аэропортның онлайн-таблосындагы мәгълүматлардан күренә.

Искәртәбез, төнлә Татарстанда пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы игълан ителде. Казан аэропортында самолетлар чыгаруга һәм кабул итүгә чикләүләр кертелде.

Очыш өчен Хургада, Истанбул, Мәскәү һәм Даламанга рейслар, шулай ук Санкт-Петербургка ике самолет тоткарлана. Моннан тыш, Шереметьевога рейс тулысынча гамәлдән чыгарылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot