news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан аэропортында “Боинг-737” самолеты һәлакәте корбаннарын искә алдылар

Һава аланы мемориаль комплексында җыелучылар очкыч һәлакәте корбаннары исемнәрен искә төшерделәр.

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). “Казан” халыкара аэропортында “Боинг-737” очкычы һәлакәте корбаннарын искә алдылар. Бу турыда ТР Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Матәм митингында ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев, шулай ук авиаһәлакәттә үлгән кешеләрнең туганнары һәм якыннары катнашты.

Һава аланы мемориаль комплексында җыелучылар очкыч һәлакәте корбаннары исемнәрен искә төшерделәр. Бер минут тынлыктан соң мемориалга чәчәкләр салдылар.

Авиаһәлакәт биш ел элек булды. 2013 елның 17 ноябрендә Мәскәү-Казан рейсы буенча очкан Boeing 737-500 авиалайнеры Казан аэропортына төшкәндә һәлакәткә очрады. Борттагы 44 пассажир һәм 6 экипаж әгъзасы - барысы да һәлак булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100