news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан аэропортында Boeing-737 авиаһәлакәте корбаннарын искә алдылар

Авиалайнер моннан алты ел элек, 2013 елның 17 ноябрендә аэропортка төшкәндә һәлакәткә юлыкты.

Казан аэропортында Boeing-737 авиаһәлакәте корбаннарын искә алдылар
tatarstan.ru

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген «Казан» Халыкара аэропортында моннан алты ел элек һәлакәткә юлыккан Boeing-737 пассажир самолеты корбаннарын искә алдылар. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иң элек авиакатастрофада һәлак булганнарның исемнәрен укыдылар. Аннары бер минут тынлык игълан ителде.

Матәм чарасында катнашучылар арасында, фаҗига корбаннарының дуслары һәм туганнарыннан тыш, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин да бар иде.

«Чарада катнашучылар һәлак булучыларның фамилияләре язылган мемориаль комплекска чәчәкләр куйды», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

  • Мәскәүдән Казанга кайтып килүче Boeing-737 авиалайнеры 2013 елның 17 ноябрендә аэропортка төшкән чагында һәлакәткә юлыкты.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100