Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан аэропортында барлык чикләүләр гамәлдән чыгарылды
Казан аэропортында барлык чикләүләр гамәлдән чыгарылды. Бу хакта Росавиациядә хәбәр иттеләр.
Шул ук вакытта Татарстанда Мәскәү вакыты белән 10:40 сәгатьтән «пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы» режимы гамәлдә булды. Аны тәүлек эчендә икенче тапкыр игълан иттеләр.
Шундый ук режим алдагы көнне кертелде, ул биш сәгатьтән артык дәвам итте. Ул вакытта Росавиация республика аэропортларында чикләүләр турында хәбәр итмәде.
Бер көн элек БПЛА куркынычы аркасында Казан, Түбән Кама һәм Бөгелмә аэропортлары эшен вакытлыча туктатып торган. Оборона министрлыгында республика территориясендә БПЛА бәреп төшерүләре турында хәбәр иттеләр, әмма аларның төгәл саны аныкланмады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз