news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан аэропортында бәйрәм көннәрендә пассажирлар агымы 37 процентка арткан

Иң популяр эчке юнәлешләр – Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Сочи.

(Казан, 11 гыйнвар, “Татар-информ”). 2017 елның 29 декабреннән 2018 елның 8 гыйнварына кадәр “Казан” Халыкара аэропорты 73 мең 478 кешегә хезмәт күрсәткән. Бу хакта “Казан” Халыкара аэропорты матбугат хезмәтенә сылтама белән шәһәр мэриясе рәсми порталы җиткерә.

Узган елның бәйрәм яллары белән чагыштырганда, пассажирлар агымы 37,6 процентка арткан. Шул ук вакытта халыкара линияләрдә пассажирлар саны – 50,7 процентка, ә эчке линияләрдә 33 процентка арткан.

Россия буенча иң популяр юнәлеш булып Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Сочига очышлар торган.

Чит ил шәһәрләреннән Дубай, Пхукет, Баку, Камрань, Истанбул, Пардубице һәм Прага иң популяр юнәлеш булып танылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot