news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан аэропортында азык-төлек өчен пленкага төрелгән багажны кабул итү тыелмый

Казан аэропортына пассажирларның азык-төлек өчен пленкага төрелгән багажын кабул итүне тыю турында бернинди боерыклар дә килмәгән. Бу хакта «Татар-информ»га Казан аэропортында хәбәр иттеләр.

«Бездә моның белән барысы да яхшы. Бу мәсьәлә буенча бернинди боерыклар да килмәде», - диделәр редакциягә.

Искәртик, элегрәк «Пулково»да (Санкт-Петербург) азык-төлек өчен пленкага төрелгән багажны кабул итүне туктаттылар. Аэропорт таләпләре нигезендә пленкага төрелгән товарлар кабул ителүе турында ачыклык кертелгән иде, дип яза РИА Новости.

Бу чара багаж системасының өзлексез эшләвен тәэмин итү өчен диагностика үткәрү белән бәйле рәвештә күрелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100