news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан аэропортында автобуста төтен чыкканнан соң транспорт прокуратурасы тикшерү башлады

Казан аэропортында автобуста төтен чыкканнан соң Татар транспорт прокуратурасы тикшерү башлады. Ведомство мәгълүматларына караганда, 1 номерлы терминалның пассажир перронында пассажир автобусының двигателе яна башлаган.

Транспорт прокуратурасы матбугат хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, пассажирларны эвакуацияләгәннәр һәм башка автобуска күчергәннәр.

«Утны аэропортның янгын сүндерү хезмәтенең дежур расчеты сүндерде. Янгын чыгуның сәбәпләре һәм шартлары ачыклана», - диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot