news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан аэропортында ашыгыч рәвештә Мәскәүдән очучы Boeing самолеты төшеп утырган

Boeing 738 очкычы Мәскәүнең Внуково аэропортыннаннан Пермьгә оча торган булган.

(Казан, 30 гыйнвар, “Татар-информ”). Мәскәүнең Внуково аэропортыннан Пермьгә очучы Boeing 738 очкычы ашыгыч рәвештә Казан аэропортында очуын туктаткан. Бу хакта Российская Газета хәбәр итә.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе мәгълүматлары буенча очкычка мәҗбүри туктарга кирәклеге турында хәбәр 2 сәгать 10 минутта килеп ирешә. Авиалайнерда бу вакытта 172 пассажир һәм экипаждан 5 кеше була.

Очкычны 1995 елда туган Гыйрак гражданинының сәламәтлеге начараю сәбәпле утыртырга мәҗбүр булалар. Аэропортка килгән табиблар ир-атны Республика клиника хастаханәсенә озаткан.

Вакыйгадан соң якынча бер сәгать үткәч, Boeing 738 очуын дәвам иткән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot