news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан аэропортында вакытлыча чикләүләр кертелде

Казан халыкара аэропортында икенче көн рәттән чикләүләр кертелде. Аэродром вакытлыча авиарейслар кабул итми һәм җибәрми, дип хәбәр итә Росавиация.

«Гражданнар һава суднолары очышларының иминлеген тәэмин итү өчен Мәскәү вакыты белән 06:00 сәгатьтән Казан аэропорты эшенә вакытлыча чикләүләр кертелде», - диелә хәбәрдә.

Томск, Сургут һәм Кемероводан Казан аэропортына килүче авиарейслар Түбән Камадагы Бегишево запас аэродромына җибәрелгән.

Самолет экипажлары, авиадиспетчерлар һәм аэропорт хезмәтләре очышларның иминлеген тәэмин итү өчен барлык кирәкле чараларны күрә, дип өстәделәр Росавиациядә.

news_right_1
news_right_2
news_bot