news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан аэропортына килүчеләр «Моңлы Казан» аудиоспектакле белән таныша алачак

«Казан» халыкара аэропортында рәссам Ирина Сафиуллина ясаган инсталляция урнаштырдылар, аның ярдәмендә сәяхәтчеләр һәм аларны озатучылар «Моңлы Казан» аудиоспектаклен тыңлый алачак. Бу хакта «ВКонтакте» социаль челтәрендәге аэропорт төркемендә хәбәр ителә.

Авторлар - «Живой город» фонды командасы – проектны татар классигы Габдулла Тукай сүзләре белән Казанга мәхәббәт белдерү дип атый.

«Казаннан очып китүчеләр яки кире кайтучыларга шәһәргә һәм татар мәдәниятенә мәхәббәт бүләк итәсе килә», - диде авторлар.

Аэропорт матбугат хезмәте җитәкчесе Адель Гатауллин искәрткәнчә, 1 айдан, 26 апрельдә, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 138 еллыгы билгеләп үтеләчәк.

«Һәм бу уңайдан Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропорты Татарстан кунакларына безнең илнең төрле почмакларыннан килүчеләргә, шулай ук чит ил кешеләренә шагыйрьнең мирасы һәм эчке дөньясы, шулай ук татар теле һәм аның киң яңгырашлы булуы турында сөйләүне үзенең бурычы дип саный, чөнки аудиоспектакльне татар телендә дә тыңларга мөмкин», - диде ул.

Тамашачылар аудиоспектакль белән 10 минутта таныша ала. Аларга мобиль җайланма, интернет һәм колакчыннар кирәк була. Спектакльне татар, рус һәм инглиз телләрендә тыңларга мөмкин.

Проект Президентның мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә булдырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100