news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан аэропортына килү юлын киң колачлы төзекләндерү эшләре 2020 елда башланачак

Юлны дүрт полосага кадәр киңәйтәчәкләр һәм Kazan Expo Күргәзмәләр үзәгенә керү өчен эстакада төзиячәкләр.

Казан аэропортына килү юлын киң колачлы төзекләндерү эшләре 2020 елда башланачак
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). 2020 елда Татарстанда Р-239 Казан – Оренбург трассасыннан Казан аэропортына килү юлын төзекләндерү эшләре башланачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына «Волга-Вятскуправтодор» федераль казна учреждениесе башлыгы Илдар Минһаҗев хәбәр итте.

«Бүгенге көндә проектлау эшләре төгәлләнеп килә. Проект магистраль инфраструктураны яңарту һәм киңәйтү комплекслы планында билгеләнгән. Экспертиза бәяләмәсен алып, аны гамәлгә ашыру эшенә керешәчәкбез», - диде ул.

Проект нигезендә 6,4 чакрым озынлыгындагы юлны дүрт полосага кадәр киңәйтү, транспорт чишелешендәге юл үткәргечне реконструкцияләү, Kazan Expo Күргәзмәләр үзәгенә керү өчен эстакада, шулай ук Олы Кабан һәм Кече Кабан торак пунктлары янында ике җәяүлеләр кичүе төзү күздә тотыла.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100