news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Казан» аэропортын бизәүгә биш концепция тәкъдим ителде

«Эшләрнең бер өлеше 2020 елның июнь аена кадәр төгәлләнәчәк, калганнары Татарстан Республикасы көненә әзер булуын планлаштырабыз», — диде Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин.

«Казан» аэропортын бизәүгә биш концепция тәкъдим ителде
архив/Александр Эшкинин

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында үткән Габдулла Тукайның биографиясе һәм иҗатына багышлап «Казан» аэропортын бизәү мәсьәләсе буенча республика оештыру комитеты утырышында барлыгы биш концепция тәкъдим ителде. «Казан» аэропортын 2020 елның 30 августында, ягъни ТАССРның 100 еллыгына бизәп бетерәчәкләр. Бу хакта Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин хәбәр итте.

«30 августка кадәр без барлык эшләрне тәмамларга планлаштырабыз. Эшләрнең бер өлеше 2020 елның июнь аена кадәр төгәлләнәчәк, калганнары Татарстан Республикасы көненә әзер булуын планлаштырабыз», — ди министр.

Архитекторлар барлыгы биш дизайн концепциясен тәкъдим итте: «Көмеш линияләр шигърияте», «Тукая илһамы», «Тукай юлы», «Тукай уты» һәм «Карлыгач артыннан ияр». Бу концепцияләр кысаларында әкият геройлары, шулай ук мәгълүмати панно, яңа балалар мәйданчыгы, фотозона, интерактив инсталляция төзелер дип көтелә.

Әлеге концепцияләрнең иң яхшы тәкъдимнәрен Тукай иҗатына багышланган бер идеологик тасмага берләштерү планлаштырыла. Иң беренче чиратта Тукай шигърияте белән бәйләп очып китү һәм пассажирлар килү нокталарын, җәмәгать китапханәсен һәм скверны бизәүгә бик аз чыгымлы һәм тиз гамәлгә ашырыла торган алымнарны сайлаячаклар.

«Аэропорт территориясендә инсталляцияле һәм фигуралы скверны без иске диспетчерлык үзәге районында эшләячәкбез. Бу территорияне 30 августка кадәр төзекләндерергә планлаштырабыз», — дип билгеләп үтте Ленар Сафин.

Оештыру комитеты сүзләренчә, теләк белдерүчеләр, аэропортны бизәү вариантлары белән якыннан танышып, үзләренә ошаган вариант өчен тавыш бирә алачак.



Галерея: Казан аэропортын бизәү концепциясе буенча фикер алышуга багышланган оештыру комитеты
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100