news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан аэропорты яңадан эшли башлады

Казан аэропорты яңадан эшли башлады

Габдулла Тукай исемендәге Казан аэропорты яңадан эшли башлады. Бу хакта мәгълүматны «Татар-информ»га аэродромның матбугат хезмәте җитәкчесе Гадел Гатауллин раслады.

Искәртик, «Казан» Халыкара аэропорты һава хәрәкәте белән идарә итү диспетчерлары кушуы буенча һава судноларын кабул итү һәм җибәрү өчен вакытлыча махсус боерыкка кадәр ябылды.

Кертелгән чикләүләр сәбәпле аэропортка очучы һава суднолары Самара, Внуково, Ульяновск һәм Чебоксарга запас аэродромнарга юнәлтелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot