news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан аэропорты яңа халыкара һәм эчке авиарейслар ачты

Кышкы сезонда Казаннан Мәскәүгә көнгә уртача 18 рейс башкарыла.

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Казан халыкара аэропортында яңа эчке һәм халыкара юнәлешләр ачылды. Бу хакта Казан халыкара аэропортының матбугат хезмәте хәбәр итә.

30 октябрьдән Казан – Будапешт даими рейслары эшли башлый. Рейслар чәршәмбе һәм якшәмбе көннәрендә башкарылачак. 1 ноябрьдән Казан – Ла-Романа (Доминикана) маршруты буенча туры трансатлантик очыш оештырылачак. 520 пассажир сыйдырышлы Boeing 777-300 лайнеры 14 көнгә бер тапкыр очачак.

Якшәмбе көнне Екатеринбург аша Кытай Харбинына яңа рейс барлыкка киләчәк. Төркиянең Анталия шәһәренә рейсларның киң очыш программасы да кышкы сезонның яңалыгы булачак. Моннан тыш Стамбул һәм Дубай рейслары да артачак.

Шулай ук традицион кышкы туристлык юнәлешләре дә тәкъдим ителә: Санья (Кытай), Утапао (Паттайя), Пхукет, Камрань һәм Гоа.

Ноябрьдән март аена кадәр Якутск шәһәренә яңа рейс ачыла. Очулар якшәмбе көннәрендә Екатеринбург аша башкарылачак.

29 октябрьдән Череповецка рейс ачыла. Шулай ук бу кышта Сочи, Краснодар, Мәскәү һәм Санкт-Петербургка да очышлар саны артачак. Кышкы сезонда Казаннан Мәскәүгә көнгә уртача 18 рейс башкарыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100