news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан аэропорты штат режимында эшли

Буран котырган берничә көндә аэропортның очу кырын кардан вакытында арындырдылар

(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). “Казан” Халыкара аэропорты” ААҖ штат режимында эшли. Буран котырган берничә көндә аэропортның очу кырын кардан вакытында арындырдылар. Бу хакта “Татар”информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә пассажирларны йөртү буенча смена җитәкчесе Людмила Захарова белдерде.
Бу көннәрдә махсус техника аэропорттан чыкмады диярлек, тырышып эшләү нәтиҗәсендә самолетлар расписание буенча оча алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot