Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Казан” аэропорты ел саен уздырыла торган россиякүләм шәһәр төзелеш конкурсы финалисты булды
Конкурска барлыгы 9 номинация буенча 177 проект тәкъдим ителгән булган
(Казан, 30 гыйнвар, “Татар-информ”). “Казан” халыкара аэропорты Россия Федерациясе Төзелеш министрлыгы тарафыннан ел саен уздырыла торган шәһәр төзелеше конкурсында “Тормышка ашырылган иң яхшы транспорт инфраструктурасы объекты төзелеше проекты” номинациясе буенча финалист булды.
Бу юлыгы конкурсның үзенчәлеге катнашучыларга ахыргы биш ел эчендә тормышка ашырылган проектларын тәкъдим итү мөмкинлеге бирелүдә. Конкурска барлыгы 9 номинация буенча 177 проект тәкъдим ителгән булган.
Барлык номинацияләр буенча җиңүчеләрне игълан итү тантанасы 11 февральдә Россия инвестицион төзелеш форумы кысаларында була, дип хәбәр итә Казан мэриясе сайтына аэропортның матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз