news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Казан» аэропорты: Без штат режимында эшлибез, чикләүләр турында Росавиация хәбәр итә

«Казан» аэропорты: Без штат режимында эшлибез, чикләүләр турында Росавиация хәбәр итә
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Бүген социаль челтәрләрдә «Казан» аэропортының пилотсыз очу аппаратлары һөҗүм итү куркынычы аркасында рейсларны кабул итмәве һәм җибәрмәве хакында мәгълүмат чыкты.

Росавиациядә хәбәр итүләренчә, һава суднолары очышларының иминлеген тәэмин итү өчен 17 апрельдә иртән Татарстан Республикасы һәм Түбән Новгород өлкәсендәге өч аэропортның эшенә вакытлыча чикләү кертелгән.

Казан һәм Түбән Кама аэропортлары – Мәскәү вакыты белән 07.15 сәгатьтән, Түбән Новгород аэропорты Мәскәү вакыты белән 07.45 сәгатьтән һава судноларын кабул итми һәм җибәрми.

Һава суднолары экипажлары, авиадиспетчерлар һәм аэропорт хезмәтләре очышларның иминлеген тәэмин итү өчен тиешле барлык чараларны күрә, бу – төп өстенлек.

«Казан» халыкара аэропортының матбугат хезмәте җитәкчесе Гадел Гатауллин «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, бүген Омскидан Казанга юл тоткан самолетны Самарадагы запас аэродромга җибәргәннәр.

«Казан» аэропорты исә штат режимында эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100