news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан аэропорты белән Столбище арасындагы юлда йөк транспорты хәрәкәте чикләнә

WorldSkills чемпионаты узган көннәрдә юлларда йөк транспортына вакытлыча чикләү кертелә.

(Казан, 8 август, «Татар-информ»). WorldSkills чемпионатын уздыру чорында Казанда төбәк әһәмиятендәге аэропорт - Столбище автомобиль юлы буенча йөк транспорты өчен вакытлыча чикләү кертелә. Чикләү 22-27 августта 06.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр гамәлдә була. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәрәкәтне чикләү турындагы мәгълүмат Татарстан буенча ЮХИДИ белән килештерелгән. Йөк транспортын йөртүчеләрнең әлеге вакытта үз маршрутларын алдан планлаштырулары сорала. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot