Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Казан» аэропорты балаларга дөньядагы иң зур йөк самолетының берсе – АН-124 эчен күрсәтте
Аэропорт оештырган экскурсия вакытында балалар рейска теркәлү һәм тикшерү процедураларын узып карады.
Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропорты массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре балалары өчен экскурсия оештырды. Балалар Россиядәге иң зур йөк самолетының эчендә булды.
Экскурсияне аэропортның матбугат сәркатибе Гадел Гатауллин үткәрде. Башта ул балаларга аэропортның тарихын сөйләде. Аэропорт бинасы 1979 елда ачылган. Беренче рейс Сочи шәһәренә булган. 1986 елда Берлинга беренче халыкара рейс ясалган, шуннан аэропорт халыкара статусын ала. 2013 елда аэропортта яңа терминал ачыла.
Балалар рейска теркәлү процессын үтеп карады. Аларга Рио-Де-Жанейрога дип билет та бирделәр. Аннан соң бәләкәй кунаклар очыш алдыннан була торган тикшерүне уздылар. Аэропорт хезмәткәрләре үзең белән самолетка нәрсәләр алырга ярамавын аңлатты.
Аннан соң балалар АН-124 «Руслан» йөк самолеты белән танышты. Ул дөньядагы иң зур йөк самолетларының берсе булып санала. «Волга-Днепр» авиакомпаниясенең очыш хезмәте җитәкчесе урынбасары, пилот Илдар Усманов сүзләренчә, самолетка биш Ми-8 вертолеты сыя. Самолетның массасы 190 тонна, 200 тоннага якын йөк белән оча ала. Балалар һава судносының йөк төялә торган өлешендә, пилот кабинасында һәм хезмәткәрләр бүлмәсендә булды.
Экскурсиядә «Татар-информ» хәбәрчесе Гөлнар Гарифуллина кызы Мәдинә дә катнашты. «Шундый зур йөк самолетын күргәнем юк иде. Миңа пилот кабинасы ошады. Без пилот урынында утырып карадык. Анда төймәләр бик күп, шаккаттым», – диде ул.
«Казан» аэропорты 2017 елдан балалар өчен экскурсияләр оештыра. Ул балаларны яклау, авиация, космонавтика көннәренең берсендә үткәрелә. Соңыннан балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз