news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан – Аэропорт юнәлешендә аэроэкспрессның өстәмә рейслары гамәлгә кертелә

Өстәмә рейслар иртән иртүк яки төнлә йөрүче пассажирларга хезмәт күрсәтәчәк

  (Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). 10 октябрьдән Казан – Аэропорт юнәлешендә аэроэкспрессның өстәмә рейслары гамәлгә кертелә. Өстәмә рейслар иртән иртүк яки төнлә йөрүче пассажирларга хезмәт күрсәтәчәк.

Аэропорттан Татарстан башкаласына беренче поезд 5.00 сәгатьтә китә, ә кире юнәлештә – 6.00 сәгатьтә, дип хәбәр итә “Аэроэкспресс” компаниясенең матбугат хезмәте.

Яңартылган расписание шулай ук “Юбилейная” тирәсендә яшәүче шәһәр яны пассажирлары өчен дә уңайлы булачак: анда электр поезд тукталышы бар.
Агымдагы ел башыннан Казан аэроэкспрессы хезмәтеннән 41,5 мең пассажир файдаланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100