Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан – Аэропорт шәһәр яны поездының расписаниесе февраль аенда үзгәрәчәк
6710 номерлы Казан – Аэропорт шәһәр яны поездының расписаниесе 6 февральдән үзгәрәчәк. Бу хакта «Содружество» компаниясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Оешмада аңлатуларынча, үзгәрешләр «пассажирларга уңайлы булсын өчен» кертелә. Әйтик, электричка Казан станциясеннән 18.10 сәгатьтә – 10 минутка соңрак китәчәк. Алга таба үзгәрешләр барлык тукталыш пунктларына да кагылачак.
Поезд Аэропорт станциясенә дә 10 минутка соңрак – 18.39 сәгатьтә килеп җитәчәк.
Исегезгә төшерәбез, Казаннан аэропортка һәм кире юнәлештә көн саен 17 поезд йөри. Аларның хәрәкәт тәртибе пассажирларның теләкләрен һәм аэропортның очыш расписаниесен исәпкә алып төзелгән. Юлда 6 тукталыш каралган: Вахитов, Каенлык, Комбинат, Көньяк парк, Юбилей, Столбище.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз