news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Казан – Аэропорт» поездлары АСЕАН саммиты көннәрендә 16,5 мең пассажирны йөрткән

Россия – АСЕАН саммиты көннәрендә «Казан – Аэропорт» маршрутында йөрүче поездлар 16,5 меңнән артык пассажирны, шул исәптән 5,8 меңгә якын катнашучыны, волонтерны һәм оештыручыны йөрткән. Бу хакта Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Саммит вакытында «Казан – Аэропорт» маршрутында 30 минуттан бер сәгатькә кадәр интервал белән 80нән артык өстәмә поезд билгеләнде. Өстәмә рейслар саны саммит программасына карап төрлечә булды – тәүлегенә 20дән 39га кадәр», – диелә хәбәрдә.

Барлык поездларны да иминлек хезмәте хезмәткәрләре озата барды. Станцияләрдә кунакларны волонтерлар һәм шәһәр яны пассажирлар компаниясе хезмәткәрләре каршы алды.

Россия – АСЕАН саммиты Казанда 17 июньнән 19 июньгә кадәр узды.

news_right_1
news_right_2
news_bot