Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан-Аэропорт маршруты буенча өстәмә поездлар билгеләнә
27 ноябрьдә, 4, 6 һәм 8 декабрьдә халыкара күргәзмә үзәгендәге концертлар уңаеннан Казан – Аэропорт – Казан маршруты буенча өстәмә поездлар билгеләнәчәк. Бу хакта «Содружество» компаниясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
7602 номерлы Электричка Казаннан 18.09 сәгатьтә китәчәк һәм Аэропорт станциясенә 18.40 сәгатьтә килеп җитәчәк.
7603 номерлы Поезд Аэропорт станциясеннән 21.42 сәгатьтә китәчәк, ә Казанга 22.10 сәгатьтә килеп җитәчәк.
Поездлар арадаш тукталышларсыз барачак, дип ачыклык керттеләр матбугат хезмәтендә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз